Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Штрафны вакытында түләмәсәң. ни була?

ЮХИДИ яңалыгы

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атна барышында район юлларында барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасында унбер йөртүче – куркынычсызлык каешларын такмый йөргән, дүртесе – тонировка өчен, җидесенең – номерлары укылмый, дүртесе – иминият полисы булмаган хәлдә йөргән, алты йөртүче – штарфын вакытында түләмәгән, берсе – “обгон”га чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылган.  Шул ук вакытта ике вак юл һәлакәте дә теркәлгән.
Һава торышы үзгәреп тору сәбапле, юлларда бик сак булу сорала. Җәяүлеләр киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген онытмасын иде. Руль артындагыларга тизлекне тиешледән арттырмаска, тиешсез урыннарда “обгон”га чыкмаска  киңәш итәләр инспекторлар.
Штрафларны вакытында түләү таләп ителә, шулай булмаганда аны икеләтә түләргә туры киләчәк. Бу очракта 15 тәүлеккә “арест” яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр дә каралган.

Архиф фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев