Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Штрафың түләнгәнме?

7-13 июньдә районюлларында барлыгы 20 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.

Кагыйдә бозучылар арасыннан - өч йөртүче руль артына иминият полисы булмаган хәлдә утырган. Берәү телефоннан сөйләшеп барган. Ә менә йөртү хокукын бирүче таныклыгы булмаган хәлдә руль артына утырган бер райондашыбызга 10 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручы тагын бер затны саллырак штраф көтә. Дүрт йөртүче штрафын вакытында түләмәгән, аларны бу сумманы икеләтә күләмдә түләү, 50 сәгатькә кадәр арест яки 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр көтә. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән, бер йөртүче һәлакәт урынын ташлап киткән өчен административ җаваплылыкка тартылган. “Штрафларны вакытында түләсәгез иде”, – дип кисәтә Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев