Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшен көчәйтә

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны арту сәбәпле хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә

2020 елның сентябрьнең 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре-җәяүлеләрне бәрдерү, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга каршы як полосага чыгу һәм агу.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аварияләрне киметү максатыннан республиканың автомобиль юлларында постлар көчәйтеләчәк, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак. Машина йөртүчеләр исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешларын үтәмәү кебек авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау, шулай ук яктылык кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән өстәмә профилактик чаралар үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, баланс тотучылар белән берлектә инженерлык чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү максатында өстәмә тикшерүләр уздырылачак.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев