Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнә -Киме юлында юл һәлакәте - бер дә җиңел түгел

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәк, дип күп язабыз.

Язып та карыйбыз, ЮХИДИ инспекторлары белән ел саен  рейдларда да чыгабыз. Быел да  Россия Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм имин юл хәрәкәтен пропагандалау, юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларның эше белән якыннан танышу  өчен,  Әтнә район эчке эшләр бүлегенең   ЮХИДИ бүлеге начальнигы, лейтенант Айнур Ямалиев, полиция лейтенанты Марсель Галләмов белән  рейдка чыктык.

       Шимбә көн, кичке як та булганлыктан, юлда хәрәкәт күп. Хәер, хәзер хәрәкәт аз булган чак сирәк, машиналарның чиге юк заманда яшибез. Кемнәр генә йөртми аларны, ирләр дә егетләр дә, хатын-кызлар да, әбиләр дә диярсең. Бары да укыган, барысының да машина йөртергә хокук бирә торган таныклыгы бар.  Димәк барысы да кагыйдәләрне яхшы белергә тиеш. Тик хәрәкәт итүче машиналарга карап торсаң, икеләнеп тә куясың. Әллә кагыйдәләрне белмиләр, әллә ваемсызлыклары көчле.  Геройланырга яратучылар җитәрлек.  

undefined

      Читтән карап торышка  ЮХИДИ хезмәткәрләренең  эше дә  әллә ни авыр кебек күренми. Тик якынрак таныша башлагач,  икенче яклары ачыла: суыкта басып тору бер дә рәхәт түгел. Әле бу мин тойганы.  Каршыңа килгән машинада кем буласын да, ниләр күрәсеңне дә белеп булмый. Төнге юл хәвеф-хәтәрләр белән тулы икәнен дә оныту ярамый. Махсус киемнәрен дә саклап кала алмаска мөмкин.   Әле бу хезмәткә карата машина йөртүчеләрнең төрле фикерләрен дә башыңда әйләндерсәң, кирәксез хезмәттә кебек тә хис итеп куясың үзеңне. Тик бу алай түгеллеген акыллылар аңлый. Әле тәртип саклап торып та, күпме һәлакәт...

undefined

     Без рейдка чыккан көнне дә  Әтнә - Күлле Киме юлының икенче километрында юл һәлакәте булды. Тизлек арттыру сәбәпле,  йөртүчесе  машина белән идарә итә алмыйча,  машинасы юл кырыена төшкән. Әле ярый, кешесе  исән - сау. 

 Ә машинага байтак зыян килгән.

undefined

"Югыйсә, гел кисәтеп торабыз, тизлекне арттырмагыз, юл билгеләренә игътибарлы булыгыз, дип әйтәбез, быел гына менә шул машина йөртүчеләрнең гади генә булган кагыйдәләрне  үтәмәүләре аркасында ел башыннан ике  юл һәлакәте булды.  3 кеше тән җәрәхәте алды.  Әле ярый кеше гомерләре өзелмәде, " -  ди Айнур Ямалиев.

 Әле ярый Аллаһ саклый, дип әйтик инде. Тик күпмегә кадәр саклар. Ник шулай үз гомеребезгә битараф без? Узган 2019 елда  районыбызда 13 юл һәлакәте булган районыбызда. "1 кеше үлде, 16 кеше тән җәрәхәте алды", - диләр инспекторлар. 

undefined

      Рейд вакытында да, 20.00 сәгатьтән - 24.00 сәгатькә кадәрге аралыкта,   83 машина тикшерелде. Шул машиналарны йөртүчеләрнең 17 сенә,  административ кагыйдәләрне бозган өчен,  протокол төзелде. 10 кәрәзле телефон тикшерелде. Артык зур җинаять эшләре ачмасак та, сабак алырлык вакыйгалар җитәрлек булды.

"РФ КоАП статья 20.25ч."  - таныш статьямы? Машина йөртүчеләр яхшы таныш булырга тиеш бу статья белән.  Административ җәза үтәүдән читләшүчеләр өчен бу статья.  Эченә керәсегез килмәсә, штрафларны вакытта түләү кирәк.  "Вакытында түләмәүчеләр байтак", диләр

     Кыскасы, рейдка чыксаң, күрәсең. Юлны да, тәртип бозучыларны да, юл инспекторларының кайгыртучанлыгын да. Ихтирам итәргә өйрәтә юл. Бер-береңне дә, инспекторларны да...  Юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә!..

Имин юллар насыйп булсын һәркемгә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев