Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Тән җәрәхәтләре алучы бар

16-22 март көннәрендә 55 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Җиде  йөртүче – куркынычсызлык каешын такмаган, тугызы – номерлары укылмый торган транспорт чарасында йөргән, алтысының – машинасы тонировкалы, берсе баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен җаваплылыкка тар­тылган. Юлны дөрес урыннан чыкмаган өчен җи­де җәяүлегә дә протоколлар төзелгән. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә тән җә­рәхәтләре алучы бар. “Районда “Автобус” һәм “Бала – төп пассажир” опе­рацияләре дәвам итә. Исемнәреннән үк кү­рен­гәнчә, бу чорда автобусларга һәм балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар биреләчәк. Игътибарлы булыйк!” – дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев