Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә 64 протокол төзелгән

Юлларда патруль машиналарының күплеген хәбәр итеп торабыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар бу шартларда кимегәндер кебек тоела.

Тик чынбарлыкта артык кимегәнгә охшамаган. Район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртипләрен саклау бүлегеннән алынган мәгълүматлар әнә шуңа дәлил.

 6 апрельдән 12 апрельгә кадәрге аралыкта 64 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу  күзәтелгән.

- 22 машина йөртүче страховкадан башка юлга чыккан, 1 вак ДТП теркәлгән, бу арада 2 кеше штраф түләмәгән 8 кеше саклану каешын такмаган, 10 машинаның номеры чиста түгел, 3 машина тонировкалы, 10 кешенең документы өйдә онытылып калган, - диләр юл хәрәкәтен саклаучы инспекторлар.

 

Игътибарлы булыгыз! Имин юллар сезгә.

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев