Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә дә ДАИ машиналары кисәтте

Бу көннәрдә шәһәр урамнары буйлап полиция машиналары махсус рупор ярдәмендә аңлату эшләре алып баралар.

Шәһәрдә генә түгел бу, Әтнә районында да  эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге (ЮХИДИ)  инспекторлары рупор белән халыкны өйдә утырырга чакыралар.

- Бүген бер тапкыр йөреп чыктык, төштән соң тагын бер кабат йөрисе идек. Машина белән йөрүне туктатырга куштылар - диде юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев. 

Тавыш көчәйткеч аша, халыкны өйдә калырга өндәү турындагы

- Хөрмәтле гражданнар. Коронавирус  инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, өйдә калуыгыз сорала. ӨЙдән чыгуларны булдыра алганча киметегез. Бик кирәк булмаганда өегездән чыкмагыз. безнең һәркайсыбызның тирә-юньдәгеләрне зарарлау куркынычы бар.  Үзегезне саклагыз! - дигән сүзләрне хәзер бар яктан да әйтәләр. 

Тыңларга өйрәник әле җәмәгать.  Кунакка йөри торган атна түгел бу. 

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев