Реклама
Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.
Рейд барышында барлыгы алты протокол төзелгән. Бер машина йөртүче - куркынычсызлык каешын такмаган, ике машина йөртүченең - страховкасы булмаган, бер машинаның утлары янмаган булган, бер йөртүче - документларын өйдә онытып калдырган һәм тагын бер йөртүченең номерлары чиста булмаган.
Кызганыч, юл йөрү кагыйдәрен бозу очраклары һаман кимеми. Юлларда сак булыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз