Әтнәдә юллар бозлавык, машиналар таудан менә алмыйлар
Юл иминлеге

Әтнәдә юллар бозлавык, машиналар таудан менә алмыйлар

Бүген 5 сәгать 53 минутта Әтнә районы буенча Эчке эшләр дежур частена Скания автомашинасы Олы Әтнә - Чыпчык автомобиль юлындагы тауга күтәрелә алмый, дип хәбәр килде.

"Хәбәр иткән урынга килеп җиткәч, Әтнә районы Мәрҗән авылы янында Скания автомашинасының карлы - бозлы таудан менә алмаганын ачыкладык. ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәнче, Татавтодор Камазлары машинаны юлдан менгезер өчен юлга комлы - тоз эремәсе сипкәннәр иде инде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев