«Тоннель» нәтиҗәләре
«Тоннель» операциясендә 2 кешегә протокол төзелгән.
Бәйрәм алды булганлыктан юлларда автомобиль хәрәкәте тагында артты. ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында гел йөреп торалар. Шуңамы, зур тизлектә узучы автомобильләр күренмәгән. Хәер, моңа юл өстен каплап алган бозлы кар да тәэсир итә ахры. Ә операция барышында 2 йөртүчегә административ протокол төзелгән. Берсе – саклану каешын такмаган, икенчесе гомумән, машинаның регистрация документларын өендә онытып калдырган. Юлларда игътибарлы, сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев