Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүлеләр дә игътибарлы булсын

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, узган атна барышында, ягъни 19-25 июль көннәрендә район юлларында барлыгы 17 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев хәбәр итә. Кагыйдә бозулар ни белән бәйле соң? Иң күп очрак куркынычсызлык каешын тагып йөрмәү сәбәпле – шундый биш йөртүчегә административ протокол төзелгән. Җәяүлеләр дә кагыйдәләргә бармак аша 
карый – киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмаган өчен ике җәяүленең административ җәзага тартылуы шул хакта сөйли. Дүрт вак юл һәлакәте теркәлгән. Руль артына спиртлы 
эчемлекләр кулланып утырган өчен инде бер тапкыр йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, кабат шул хәлдә машина йөрткән берәү исә, суд карары нигезендә, 100 сәгатькә мәҗбүри эшләр 
белән шөгыльләнәчәк. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә 
руль артына утыручыны күрсәгез, кичемәстән 2-15-75, яисә, 
2-15-80 телефоннарына аноним рәвештә шалтырату мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев