Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүлеләр кабат кагыйдә боза

Исегезгә төшерәбез, баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен штраф күләме – 3 мең сум, куркынычсызлык каешы куелмаган очракта – 1 мең сумны тәшкил итә.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, район юлларында 11-17 май көннәрендә барлыгы 45 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Шулар арасыннан, сигез йөртүче – страховкасыз, 15 йөртүче (!) – куркынычсызлык каешын такмаган, берсе – баласын махсус утыргычка утыртмаган, дүрт йөртүченең машина номерлары укылмый. Биш йөртүченең штрафларын вакытында түләмәгәнлеге ачыкланган – аларга штрафны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Яки 50 сәгатькә мәҗбүри эш, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест та булырга мөм­кин. Күрше республикадан ки­леп, руль артына спиртлы эчемлнекләр кулланган хәлдә утыручыга да саллы штраф яный. Үзизоляция режимы йомшаруга, җәяүлеләр дә күренә башлады. Аларның икесенә юлны дөрес урыннан чыкмаган өчен протокол төзелгән. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев