Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Йөртүчеләр, игътибарлы булыгыз!

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе юллардагы иминлекне тәэмин итү йөзеннән эшчәнлеген тагын да көчәйтте.

Әйтик, 6-12 июль аралыгында гына да 37 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Кечкенә Әтнә районы өчен зур саннар бу. Аларның кайберсен аерым карап узыйк.
Зур күпчелеге йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен санламавы белән бәйле. Шушы бер атнада куркынычсызлык каешын такмаган 12 йөртүче ачыкланган. Моңа, мөгаен, карантин вакытында өйдә утыру да йогынты ясагандыр – онытылып китәләр, күрәсең. Шул ук вакытта 2 автомобильдә балаларны махсус утыргычсыз йөртү очрагы теркәлгән. 4 йөртүченең иминият кәгазе булмау ачык­ланган. Моннан тыш административ кодексның 20.25 маддәсе буенча – вакытында штрафларын түләмәгән 2 кеше тоткарланган.
– 20-30 июль көннәрне “Бала – төп пассажир” исеме астында махсус операция үтә. Йөртүчеләрнең аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз, – диделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев