Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юл иминлеге – алар кулында

ЮХИДИ инспекторларының төп максаты – юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү

Һәр һөнәрнең ел эчендә үзенең бер аерым көне бар. Бүген, мәсәлән, юл автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.
Бу көн бәйрәмнәр ка­лен­дарендә билгеләп куелган, шуңа да беркайчан да үзгәрми. Рәсми рәвештә 3 июль бәйрәм буларак ял көне булып саналмый, әмма моңа карап аның әһәмияте югалмый, чөнки бу көн юл хә­рәкәте иминлеге дәүләт инс­пекциясе эшчәнлегенең җәмгыятьттә мөһим роль уйнавы хакында сөйли. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү – ЮХИДИ инспекторларының төп максаты әнә шул бит.
Бу көнне дәүләт дәрәҗәсендә әле моннан берничә ел элек кенә билгеләп уза башладылар. 2009 елда ул чактагы эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның приказы нигезендә үткәрелә башлады ул. Шуңа да карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре 3 июльне инде 80 елдан артык үз көннәре дип саный. Ник дигәндә, беренче Дәүләт автомобиль инспекциясе ул чактагы СССРда 1936 елның 3 июлендә халык комитеты кул куйган күрсәтмә нигезендә барлыкка килгән.
Районыбыз ЮХИДИ бү­лекчәсе район булып оешканнан бирле берничә тапкыр үзгәрешләр кичерде. Әтнә эчке эшләр бүлеге аерым бүлек булып эшли башлаганнан соң, ЮХИДИ бүлекчәсе дә булдырылды. Бүгенге көндә аны үзебезнең Чембулат авылы егете Айнур Ямалиев җитәкли. Айнур Яңа Шашы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында белем ала. 2014 елда килә ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәтенә. Чаллы шәһәрендә  ЮХИДИ инспекторы булып эшли башлый. 2017 елда Казанга күчерелә. 2019 елдан Олы Әтнәдә. Айнур гаиләле, тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Яшь булса да, аны таләпчән, максатка омтылучан җитәкче, үз һөнәренә туг­ры хезмәткәр итеп беләбез.
Аллага шөкер, соңгы елларда район юлларында үлем белән бәйле юл фаҗигаләре күзәтелми, – ди ул. – Руль артындагылар кагыйдәләр таләп иткәнне төгәл үтәргә тырыша. Шуңа да карамас­тан, бармак аша гына караучылар да юк түгел. Юллар ваемсызлыкны кичерми, әнә шул хакта онытмасыннар иде.
Әтнә йөртүчеләренә бик яхшы таныш Рамил Гәрәев исә тумышы белән күрше Арча районыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел хәрби хезмәттә булган егет үзе өчен киләчәккә бик “гуман” һөнәрләрнең берсе – укытучылыкны сайлый. Шул максатта педагогия институтында биология-химия фәннәре укытучысына укый. Диплом алганнан соң, унбер ел мәктәптә, балаларга шул фәннәрдән белем бирә. Әмма язмыш җилләре аны полиция бүлегенә китерә. 2004-2011 елларда – ЮХИДИ инспекторы, 2011-2015 елларда – өлкән оперуполномоченный булып эшли. 2016 елдан кабат ЮХИДИ эшенә кайта. Өйләнгән, ике улы, оныклары бар.
Оешманың тагын бер хез­мәткәре – Каенсар авылы кызы Чулпан Шакирова. Әт­нә авыл хуҗалыгы технику­мын тәмамлаган бу кыз биредә 2016 елдан бирле эшли. Аңарчы бүлекнең Миг­рация бүлекчәсендә хезмәт куйган. «Коллективыбыз бик әйбәт. Килешеп эшлибез. Егетләр һәрчак ярдәмгә әзер», – дип елмая Чулпан.
Исән-сау эшләргә язсын аларга. Юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен тө­гәл үтәү – безнең һәр­бе­ребезнең төп бурычы. Ачулансак та, үпкәләсәк тә, сәламәтлегебез, ә кайвакытта тормышыбыз да нәкъ менә шушы коллективның тырыш хезмәте белән турыдан туры бәйле. Алар игътибарлы булса, димәк, безнең юллар да имин булачак.
Белешмә
Районында барлыгы 4768 транспорт чарасы тер­кәлгән. Шулардан йөк автомобильләре – 462, җиңел автомобильләр – 4306.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев