Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Юл һәлакәтендә иң күп үлүчеләр булган районнар

Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары, министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм юллар торышы буенча киңәшмә үткәрде.

Әлеге киңәшмәдә яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә юлларда куркынычсызлык мәсьәләләре, урып-җыю чоры һәм юлларның кышкы чорга әзерлеге турында чыгышлар тыңланды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча башкарылган эшләр хакында Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе Ленар Габдурахманов чыгыш ясады. Агымдагы елда респуб­лика юлларында барлыгы 2073 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 15 кеше үлгән һәм 2552 кеше тән җәрәхәтләре алган. Идарә җитәкчесе шулай ук юл-транспорт фаҗигаләрендә иң күп үлүчеләр саны булган районнарны да атады. Болар – Бөгелмә, Яшел Үзән, Мөслим һәм Питрәч районнары. Ленар Габдурахманов руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыручыларга аерым тукталды. Аның сүзләренчә, кеше үлеменә китергән юл һәлакәтләренең һәр бишенчесе нәкъ менә руль артында исерек йөртүче булу сәбәпле килеп чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев