Әтнә таңы

Юлда ниләр бар икән?

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чираттагы район комиссиясе утырышы булып узды.

Аның барышында нинди проблемалар күтәрелде, нәрсәләргә аерым игътибар бирелде –  Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән шул хакта сөйләшәбез.
– Район хакимияте каршында хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча эшләүче әлеге комиссия утырышында иң беренче чиратта, юлларга кагылышлы сорауларга җавап эзләнде. Район юлларының кайсы участогында юл начар, кая үзгәрешләр кертергә кирәк – шулар хакында сөйләштек. Комиссиягә юлларга, юл билгеләренә кагылышлы сораулар еш керә. Мәсәлән, үзәк хастаханә каршында “Тукталыш рөхсәт ителми” дигән юл билгесе кую зарурлыгын сорап хастаханә коллективы мөрәҗәгать итте. Дөрестән дә, хастаханәгә керү юлында күп очракта машиналар туктап тора – бу “Ашыгыч ярдәм” машиналарына тоткарлык ясый. Комиссия әлеге мәсьәләне тикшереп, бирегә юл билгесе кую турында карар чыгарды. Шул ук вакытта Торак- комуналь хуҗалык каршына да шундый ук билге кую турында карар кабул иттек.
Европротокол турында да күпләр ишетеп белә торгандыр. Аның нигезендә, юл һәлакәтенә эләккән машиналарга килгән зыян 100 мең сумнан артып китмәсә һәм һәлакәтне китереп чыгаручы үз гаебен таныса, ЮХИДИ инспекторларына мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. Иминият полисы артындагы бер документны тутырырга гына кирәк. Бу билгеле, инспекторларның да эшен күпкә җиңеләйтер иде.
– Республика ко­миссия­сендә спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларны интернет челтәрләрендә, телевидение аша күрсәтү турында карар кабул ителде. Шул уңайдан, бездә ничегрәк хәл ителәчәк бу мәсьәлә?
– Әйе, дөрестән дә руль артында спиртлы эчемлекләр кулланып йөрүчеләр бүгенге көндә зур проблемага әйләнеп бара. Андыйлар гаебе белән күпме гомерләр өзелә, күпме кан-яшь түгелә. Бу карар бик урынлы дип саныйм. Суд карары чыгарылганнан соң, андый төр кагыйдә бозучыларны төшергән видеоны атна буе телевидение аша күрсәтеп тору бәлки уңай якка үзгәрешләргә китерер. Бездә дә бу бик актуаль. 2021 елга кергәч кенә дә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан район территориясендә 5 исерек тоткарланып, протоколлар төзелде. Комиссиядә андыйларны Телеграмм каналда күрсәтү, шулай ук матбугат битләрендә яктырту турында сүз алып барылды. Шул хакта онытмасыннар иде.
Сүземне төгәлләп шунысын әйтәсем килә, юллар белән бәйле проблемалар булса, шулай ук юлларны чистарту мәсьәләләре турында 2-15-80 номерына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Без сезнең үтенеч-мөрәҗәгатьләрегезне комиссия утырышында тикше­реп, карар кабул итә­чәк­без. Бу шулай ук авыл юлла­рындагы “лежащий по­лицейскийлар”га да кагыла. Мондый төр мө­рә­җәгатьләр комиссиядә каралып, авыл советларына карарлар җибәреләчәк. Без бердәм булып, бер-беребезне аңлап, тыңлап эшләгәндә генә нәтиҗәсе уңай булыр дип уйлыйм.
Юлларда саклык турында да онытмасак иде. Язга таба барабыз, көннәр әлегә суык булса да, тиздән җылыта башлаячак.

Реклама

Иртән суык, көндез җылы - бозлавыкны көт тә тор. Игътибарлы була күрегез.
Ә менә узган атна барышында район юлларында барлыгы 51 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Шулар арасында 22 йөртүчегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен протоколлар төзелде. Ун йөртүченең иминият полисы булмаганга, алтысының – номерлары пычрак булу сәбапле, административ җаваплылыкка  тартылдылар. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Дүрт йөртүче шрафларын вакытында түләмәгән, аларга штрафны икеләтә күләмдә түләргә яисә 15 тәүлеккә арест яки 50 сәгатькә мәҗбүри эш яный. Бер йөртүче бурычларын вакытында түләмәгән һәм әҗәте бик күп җыелган булу сәбапле, йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә кабат руль артына утырган. Аның эше судта, бер елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: