Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Юллар тәртип ярата

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, 13-19 декабрь аралыгында барлыгы 18 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан иминлек каешын такмаучы – ике, штрафларын вакытында түләмәгән ике йөртүчегә административ протоколлар төзелгән. Киемендә яктылык кайтаргыч булмаган һәм юлны дөрес урыннан чыкмаган ике җәяүле административ җаваплылыкка тартылган, спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручыга исә 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Исегезгә төшерәбез, аның срогы йөртү таныклыгын тапшырган көннән алып исәпләнә башлый. “Һава торышы үзгәрүчән, игътибарлы булыгыз. Тиешле тизлекне саклаган хәлдә, юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәргә кирәк, – ди бүлекчә җитәкчесе. 25 декабрь көнне 15:00 - 22:00 гә кадәр Дулкын бассейны яныннан больницага кадәрге юл ябылып торачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев