Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Юлларда сак булыгыз

“Кышның соңгы аена кердек – һава торышы үзгәрүчән. Шуның белән бергә юлларда да тотрыксызлык хөкем сөрә. Берүк игътибарлы булыгыз”, – ди Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Шул ук вакытта, узган атна барышында, ягъни, 24-30 гыйнвар көннәрендә районыбыз юлларында барлыгы 63 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алты йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән, уникесенең – номерлары укылмый, дүрт йөртүченең иминият полисы юк – бу әле кагыйдә бозуларның берничәсе генә.

Шулай ук техник яктан төзек булмаган транспорт чарасын йөрткән – дүрт, документларын өйдә калдырган өч йөртүчегә дә адмнистратив протоколлар төзелгән. Штрафын вакытында түләмәгән ун йөртүче административ җәзага тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев