Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Законны санламаучылар кимеми

“9-15 май көннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру максатыннан 2 махсус рейд ясалды, нәтиҗәдә 7 административ тәртип бозу очрагы ачыкланды”, – дип хәбәр итте район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Ә гомумән алсак, бу чорда административ тәртип бозулар саны 35кә җиткән. Төгәлрәк әйтсәк, 8 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган, 5 йөртүченең – документлары, ә 4сенең иминият кәгазе булмаган. Шул ук вакытта 1 автотранспортның теркәлү номеры укырлык халәттә булмаган, тагын 1 автомобиль тиешсез җирдә узарга чыккан. Шулай ук 1 җәяүле тиеш булмаган урында юлны аркылы чыккан.

Йөртүче хокукыннан мәхрүм булган хәлдә руль артына утыручы да тоткарланган. Янә өч кеше штрафын вакытында түләмәгән. РФ КоАПның 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә, административ штрафны законда билгеләнгән срокта түләмәү икеләтә күләмдә штраф түләүгә, яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерергә мөмкин.

Ә 1 йөртүче исереклеккә медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Шушы ук чорда юл хәрәкәте белән бәйле 12 башка төр тәртип бозулар да ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев