Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Заманча хәрәкәт чаралары: таләпләр үтәлсен

Сәхифәне әзерләде: Алсу Сафиуллина, Әтнә – Биектау районнары буенча яшь юл инспекторлары бүлеге җитәкчесе.

Гироскутер, мо­нотәгәрмәч, сегвей - заманча хәрәкәт чаралары.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре күзлегеннән караган­да аларда йөрүче  җәяү­ле булып санала һәм җәяүлеләр өчен ка­гый­дә­ләргә буйсына. Тротуарда, җәяүлеләр һәм ве­лосипед юлларын­да, җәяүлеләр зоналары чикләрендә, шулай ук транспорт хәрәкәте өчен ябык урыннарда хәрәкәт итәргә мөм­кин. Юлны аркылы чы­гу өчен әлеге җай­лан­маны кулга алырга һәм җәяүлеләр өчен ка­гыйдәләрне үтә­гән хәлдә тиешле урыннан гына чыгар­га мөмкин.
Гироскутер, мо­но­тә­гәр­мәч яки сегвейда машиналар йөрү юлызна чыгу катгый тыела! Аларда хәрәкәт иткәндә тү­бәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:
– саклагыч экипировкадан: велошлем, тез башы­на һәм терсәккә кие­лә торган махсус сак­лагыч­лардан файдаланырга;
– бәхетсезлек килеп чыкмасын өчен кур­кынычсыз дистанцияне сакларга;
– куркынычсыз тизлек­не сакларга, җайлап кы­на туктарга;
– хәрәкәт вакытында мобиль телефон, наушниклар һәм төрле гаджетлар кулланмаска;
– күренеп тору өчен як­тылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга кирәк.

Фото: pixabay.сом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев