Әтнә таңы

Үртәм, Югары Көек, Кызыл Утар “Халык контроле”нә яза

“Халык контроле” үзенең ни дәрәҗәдә эффектлы булуын һәрдаим раслап килә. Татарстан халкы аны яратырга өлгерде һәм еш куллана.

Тик Әтнә районында яшәүчеләр турында алай дип булмый. Агымдагы 2019 ел тәмамланып килә инде, әмма, “Халык контроле”нә ел буена нибары 3 райондаш кына мөрәҗәгать иткән. Аларның һәрберсен конкрет карап узыйк.

       Казак Үртәмендә яшәүчеләрнең юлсызлыктан азапланулары турында белмәгән-ишетмәгән кешеләр сирәктер. Бер караганда, цивилация заукымы үтеп кермәгән, табигатьнең үзәгендә үк урнашкан Казак Үртәмен “оҗмах почмагы” белән чагыштыручылар да бар.

Реклама

Әгәр дә берни эшләмичә, бары ял итеп кенә ятсаң, дөрестән дә шулай. Казак Үртәме яхшы юллы, кибетле, элемтәле дөнья белән Каенсар аркылы тоташа ала үзе. Анда да җәен генә, елның башка сезоннарында заманында “Игенче” колхозы күтәргән дамба буйлап җиңел машинада йөреп булмый диярлек. “Халык контроле”нә әнә шул дамбаны “каты өслек” белән каплауны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Әнә шулай ”каты өслек” сораганнар, асфальт ук сорарга кыймаганнар, күрәсең. Район башкарма комитеты җавабында: “Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан Казак Үртәменә юл сорап хат яздык”, - диелгән. Кыскасы, әлеге юл “Халык контроле”ндә “Планлаштырылган” өммәтендә, димәк, булыр ул дип өметләник. Озакка сузылмасын иде. Әнә бит быелдан соң авылда укучы балалар булмау сәбәпле, мәктәп тә ябыла дигән сүзләр йөри. Озакка сузылса, ул юлның кирәге булмаска да мөмкин диюем.


       Ә менә Югары Көектән килгән килгән хәбәрдә асфальт сорап язганнар. “Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тору һәм үстерү буенча баш идарә Дәүләт учреждениесе болай дип җавап бирә: “Киләсе 2020 һәм аннан соңгы елларга планлаштырганда, финанслауга бәйле рәвештә бу мәсьәлә дә каралыр”... Кыскасы, финанс мәсьәләсе уңай хәл ителсен иде дә, Югары Көеккә илтүче юлга асфальт җәелсен иде дигән теләктә калыйк.


    “Халык контроле”нә Кызыл Утардан да язганнар. Мөрәҗәгатьтә элемтә операторының мобиль челтәре начар булуга зарланганнар. Татарстанның цифрлы үсеш, мәгълүмати технология һәм элемтә министрлыгы җавабында бу проблеманы ел ахырына кадәр үк хәл итәргә ниятлиләр.
Әлегә менә шундый яңалыклар. “Халык контроле”нә керегез, “Халык контроле”н кулланыгыз, район­дашлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: