Әтнә таңы

Юл һәлакәте: Әтнәнең кайсы машина йөртүчесе гаепле

Кичә Олы Әтнәдә юл һәлакәте булды.

Районыбызның Олы Әтнә авылыннан ( район больницасы янәшәсендә)  Комыргуҗа авылына китә торган чатта юл һәлакәте теркәлде. Аллага шөкер, машина йөртүчеләр исән-сау.

-  "Лада Гранта " машинасын йөртүче  әйләнгеч юлдан килүче "ВАЗ - 21074"  машинасына юл бирмәү сәбәпле, ике машина бәрелеште. Машина йөртүчеләрнең  икесе дә -  яшьләр.  Тән җәрәхәтләре алучылар юк, Машиналарга шактый  механик зыян килде, - ди юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспектор Рамил Гәрәев. 

Реклама

Беррәттән  штрафларны  вакытында түләргә кирәклеккә, киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру кирәклегенә, исерек килеш машина йөртүче күргән очракта,  хәрәкәт иминлеген саклаучыларга хәбәр итәргә  кирәклеккә басым ясады ЮХИДИ  инспекторы Рамил Гәрәев. 

Фото район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынды. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: