Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"24 июньдә Әтнәдә - театраль Сабантуй!

Бу көнне Әтнәнең Каенсар урманыда "Театраль Сабантуй -2018" унберенче тапкырын уза.

    Каенсар урманында Сабантуй мәйданына Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләрнең килүе көтелә! Мондый Сабантуйның әле бездә булганы юк иде.

    Әлеге Сабантуйның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге чара К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән , ТРсы Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә ,ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабантуй Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Сабантуе төрле елларда Саба, Арча, Питрәч, Буа районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә һәм Чаллыда үткәрелеп килә. Әтнә әлеге Сабантуйны беренче тапкыр кабул итә. Һәм бу Әтнә театрының 100 еллык юбилее узасы елга  туры килә.  Әтнә театры декабрь аенда 100 еллыгын билгеләп узачак.

   Узган ел театрлар Сабантуе Саба районы Лесхоз авылында уза. Биредә узган бәйрәмдә Сабантуйны ачу миссиясе Әтнә театрына йөкләнә.  "Ачылышны бик ошатканнар иде. Сабантуй мәйданына атлар белән кердек. Тарантаска кадәр алып бардык", - дип искә ала театрыбыз директоры Ленур Зәйнуллин.

    Быелгы театраль Сабантуй Әтнә театрының 100 еллыгына багышланган программасы белән 24 июнь көнне көндезге сәгать 11дә башлана.

    Программада традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату. һәм, әлбәттә инде, милли көрәш була. Көрәштә батыр калучы  тәкә һәм кыйммәтле бүләк - автомобильгә ия булачак. Көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнаша алачак. Ә бәйрәмгә һәркем килә ала. Әтнәгә рәхим итегез!Күңелле булачак! (+6)

Соңгы фото Татар-Информ сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев