Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алты айга – 43 бала

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июль аенда районда барлыгы дүрт яңа туган сабый теркәлгән.

Аларның берсе – малай, өчесе – кыз. Гаиләдә бер бала- беренче, бер бала- икенче, ике бала – өченче булып туган. 12 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. Үлем очраклары – 15. Шулардан унысы – ир-ат, бишесе – хатын- кыз.

Ел башыннан исә барлыгы 43 бала туган. Аларның егерме икесе – малай, егерме бере- кызлар. Гаиләдә 17 бала – беренче, 15 бала- икенче, 7 бала – өченче һәм 4 бала – дүртенче булып туган. 39 пар язылышкан, 14 пар аерылышкан. Барлыгы 95 үлем очрагы теркәлгән - 51 ир-ат һәм 44 хатын- кыз.

Узган елгы саннарга күз салсак, 2017 елның июль аенда барлыгы 5 сабый дөньяга килгән булган . 9 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан. 21 үлем очрагы теркәлгән.Ел башыннан 34 бала туган булган. 34 пар язылышкан, 22 пар аерылышкан. Үлем очраклары 123(!) булган. Быелгы белән чагыштырганда, язылышучылар саны арту һәм үлүчеләр саны кимү күзәтелә. Әнә шунысы куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев