Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азык техникасы эшкә әзер

Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалык базасында печән техникасы әзерлеге хакында сөйләшү узды.

Биредә район вәкиле  Хәмит Галимҗанов, механикалаштыру буенса консультант Камил Әхмәтҗанов, "Гостехнадзор" инспекциясенең  район бүлеге җитәкчесе Рафил Сабиров һәм хуҗалыкларның инженерлары, механиклары шушы мәсьәлә  буенча фикер алышты.

Яңа икътисадый шартлар  авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә  яңа ысуллар кулланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.  барысы да бер юнәлеш - чыгымнарны экономияләүгә таба юл ала.

- Безгә җирне артык таптамаска, артык күп чыгымнар тотмаска тырышырга кирәк. Азык хәзерләү техникалары бик куәтле. Аны аз масса өчен  әрле-бирле йөртү артык эффектлы булмас. Моның өчен покосларга салган печәнне күбрәк масса итеп, әйтик, уртага берләштерү отышлы булыр, - ди Хәмит Фазылҗан улы. 

Эш шунда без хәзер 30-35 сантиметрлы, энергиясе аксымга бай, әмма массасы аз булган  терлек азыгы әзерлибез. Бәхәссез, беренче укостан  әллә ни күп масса көтелми. Шуңа күрә аны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Ә"Ягуар", "МакДон" көчле техникалар һәм массаны киң итеп алырга сәләтлеләр.

Биредә бу техникалар төзеклеге буенча да җитди сөйләшү булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев