Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр алимент түләүдән качалар

Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге шушы ике район территориясендә суд һәм башка органнарның, кредит оешмаларының, вәкаләтле органнар актларының дөрес һәм вакытында башкарылуын күздә тотып эш алып бара.

Суд приставлары эшчәнлегенең бер юнәлеше балигъ булмаган балаларга тиешле алиментны түләттерү белән бәйле. Ата-аналар балигъ булмаган балаларын үзләре карарга тиеш. Әгәр дә әти-әни балигъ булмаган баласын карамый икән, аны карау өчен акча әти-әнидән суд тәртибендә алына.

Алимент түләү турында килешү булмаган очракта, балигъ булмаган балага әтисе яки әнисе тарафыннан суд карары нигезендә алимент ай саен – ата-ана­ның хезмәт хакы яки бүтән кеременнән чыгып – бер балага – дүрттән бер, ике балага – өчтән бер, өч һәм аннан күбрәк балага – хезмәт хакының яки бүтән кеременең яртысы күләмендә түләттерелә. Бу өлеш­ләрнең күләме ике якның матди ягын яки башка сәбәпләрне күздә тоткан хәлдә суд тарафыннан киметтерелә яки арта ала. Шуңа да карамастан, кайбер әти-әниләр  балигъ булмаган балалары өчен түләүләрне вакытында һәм тулы күләмдә итеп башкармый. Алимент буенча әҗәтлеләр суд пристав-башкаручыларыннан качалар, алимент түләмәс өчен керемнәрен, милекләрен яшерәләр, эшкә урнашмый йөриләр. Мондыйлар исә суд карары нигезендә административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.


1 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Арча-Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлегендә алимент түләттерү буенча барлыгы 207 эш теркәлгән. Шуның утыз алтысы – Әтнә районында яшәүчеләргә карый. Алар арасында алиментларын вакытында түләп барган намуслы кешеләр дә бар. Шул ук вакытта суд карарын үтәмәүчеләр дә байтак. Мондыйларга карата закон суд приставларына каты чаралар күрү хокукы бирә.

Суд приставлары андый әҗәтлеләргә регуляр рәвештә җинаять җаваплы­лыгы турында кисәтүләр тапшыра, Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, исәпкә басуларын таләп итә. Әҗәтлеләргә карата Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны вакытлыча туктату, йөртү хокукыннан мәхрүм итү кебек күрсәтмәләр чыгарыла. Алиментны  эш ачылганнан соң ике яки аннан да күбрәк ай түләмәүче исә 100дән алып 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә яки ун көннән алып унбиш көнгә кадәр административ арестка яисә 20 мең күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Агымдагы елның 1 августына 163 әҗәтлегә карата Россия Федерациясе чикләренә чыгу тыелган, 37 әҗәтле, шул исәптән Әтнә районы буенча 6 әҗәтле йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителгән.

2018 елда барлыгы – 25, шул исәптән Әтнә районы буенча 8 алимент түләмәүчегә карата административ протоколлар төзелгән. 5 әҗәтле, шул исәптән Әтнә районы буенча 2 әҗәтле җинаять җаваплылыгына тартылган.
Суд карарын игътибарсыз калдырган, озак вакыт ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән алимент түләмәүчеләрнең яшәү урыны турында мәгълүмат булмаган очракта, аларга карата эзләтү белән бәйле эш ачыла, эзләтүгә бирелә. Бүгенге көндә барлыгы – 27, шул исәптән Әтнә районы буенча 6 әҗәтле эзләтүдә.Алимент буенча әҗәт җыелган очракта  аны түләмәүченең милегенә арест салына. 2018 елда андыйлар 10 булган, эзләтеп алынган акчалар алимент буенча әҗәтне каплауга тотылган.  
Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре алимент буенча әҗәтләре булучыларга  тиздән яңа уку елы башлану һәм балаларга  уку кирәк-яраклары, киемнәр кирәклеге турында искәртеп уза. Баласын тиешле әсбаплар, киемнәр белән тәэмин итү һәр ата-ананың изге бурычы. Күп­ләрнең шул хакта онытуы гына бик кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев