Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лилә Самигуллина - грант иясе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә «Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» грантының түбәндәге номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеле булды.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә «Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» грантының түбәндәге номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеле булды: «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы методист», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог», «Иң яхшы педагог-оештыручы», «Психология-педагогика хезмәтенең (ППМС-үзәк) иң яхшы педагог-психологы», «Мәгариф оешмасы, дәүләт бюджет оешмасының иң яхшы педагог-психологы». Грантка ия булучылар арасында район Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмәм белем бирү педагогы Лилә Сәмигуллина да бар. Шуны да әйтәсе килә,грант алу өчен бәйгедә катнашырга барлыгы 479 гариза кабул ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев