Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пассажир – таксист корбаны

Районыбыз территориясендә кеше үлеменә китергән фаҗига 2016 елның декабрендә килеп чыга. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче таксист Д.Шмелев диспетчердан М7 трассасының якынча 14нче километрында урнашкан кафедагы клиенттан заявка ала. Аны башта Кукмарага кайтарырга, аннары Иштуганга илтергә кирәк икән. Шактый ерак ара бит. Болар 3500 сумга килешәләр. Клиент (фамилиясен үзгәртеп Мишин дип...

Районыбыз территориясендә кеше үлеменә китергән фаҗига 2016 елның декабрендә килеп чыга. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче таксист Д.Шмелев диспетчердан М7 трассасының якынча 14нче километрында урнашкан кафедагы клиенттан заявка ала. Аны башта Кукмарага кайтарырга, аннары Иштуганга илтергә кирәк икән. Шактый ерак ара бит. Болар 3500 сумга килешәләр. Клиент (фамилиясен үзгәртеп Мишин дип атыйк) Иштуганга кайтып җиткәч 4 мең сум итеп кайтарырга вәгъдә биреп, Шмелевтан 500 сум сорап ала. Әмма акча әнисенә күчтәнәчкә түгел, исерткеч эчемлекләр сатып алуга тотыла. Кесәсендә бер тиене дә булмаган пассажирны 200 чакрымлы юлга алып чыгып китәргә туры киләчәге уйландырырга тиеш иде дә бит. Күрәчәге шул булган, күрәсең. Шмелев Кукмарага кайтып җиткәч, Мишинның сатып алган шәраб-сыраны танышлары белән эчкәнен 20 минутлап көтә. Рейс Иштуганга кайтып җиткәч тә төгәлләнми. Чөнки өйдә таксистка түләргә акча табылмый. Шуннан Мишин Шмелевны Лесхозга - төнге сменада эшләүче әнисе янына алып китә. Билгеле инде, ана кеше дә үзе белән таксистка түләрлек зур суммада акча йөртми. Менә шунда таксистның түземлеге төкәнә дә инде. Ул Мишинның якасыннан ала һәм "Әйдә, хәзер үк түлә", дип йолыккалый башлый. Икесе дә автомобильдән чыгалар һәм тукмаша-бәргәләшә башлыйлар. Ниндидер мизгелдә Шмелевның кулында пычак ялтырап китә һәм пассажирдан таксистның корбанына әверелгән Мишинның Иштуган - Лесхоз юлында гомере өзелә. Соңыннан суд-медицина экспертизасы Мишинның тәнендә 7 яра эзе ачыклый.

Күптән түгел булган суд утырышында Шмелев үзенең гаебен тулысынча таный, шулай да пычакны башта Мишинның кулында күрүе, аның ничек үзенең кулына килеп керүен хәтерләмәве турында уйдырма сөйли. Суд гаепләнүче җинаять кылган вакытта үзен белештермәслек эмоциональ халәттә булмаган, зыян күрүченең тәненә пычак белән яраларны белә торып, үтерү ниятеннән чыгып ясаган дип тапты. Хәзер Шмелевка 7 ел да 6 ай гомерен кырыс режимлы колониядә үткәрергә туры киләчәк. Җәза билгеләгәндә аның зыян күрүче якка 150 мең сум күләмендә әхлакый зыян өчен түләве, эш урыныннан уңай характерлануы, элек хөкем ителмәгән булуы исәпкә алынды.

Фәнил Мәүлетов.

Чыганак: www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев