Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ралинәне Татарстан парламенты башлыгы бүләкләде

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин бүген Әтнә кызын да бүләкләде.

Бүген Казанда 2017 елгы республика "Парламент дәресе" проектының мәктәп укучылары арасында барган  иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә бүләкләделәр.

2017 елның октябрендә республиканың барлык мәктәпләрендә унынчы тапкыр "Парламент дәресләре" узды. Узган ел дәресләр Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланды.

"Парламент дәресе" кысаларында традицион рәвештә мәктәп укучылары арасында иҗади эшләргә һәм педагоглар өчен методик конспектларга республика бәйгесе булды. Ул 12 номинация буенча узды.

Шушы бәйгенең "Татарстан Республикасы Конституциясе балалар күзе белән"дигән номинациясендә  безнең район кызы Шәфигуллина Ралинә 3 урынга лаек булып, Диплом белән бүләкләнде. 

- Мәктәпкә рәсем ясап төшергәндә җиңү яулар бу бала дип уйлый да алмадык, катнашып карасын дигән идек. Шатландык кызыбыз өчен...- ди әнисе. Без дә шатландык. Афәрин, Ралина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев