Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Хезмәт министрлыгы түрәләргә бүләк бирүне тыярга җыена

Хәзер дәүләт хезмәткәрләре бәясе өч меңнән артмаган бүләкләр бүләк итәргә хокуклы.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә бүләкләрне алу гына түгел, бирүне дә тыюны планлаштыра.

     Ведомство башлыгы урынбасары Алексей Черкасов шулай дип әйткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Алексей Черкасов сүзләренчә , министрлык әзерләгән закон проекты 30 ноябрьдә Дәүләт Думасына кертелгән инде.

“Дәүләт хезмәткәрләренә тиздән бүләкләрне алу гына түгел, төрле бүләкләр бирү дә ярамаячак дип өметләнәм”, - дигән министр урынбасары. Документны әзерләү сәбәбе итеп, Черкасов бүләкләр алуны тыю белән өч меңнән арзанрак бүләк бирелергә мөмкинлек арасында каршылык булуын әйткән. Закон кабул ителгәндә ул бетереләчәк.

“Татар-информ” элек сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә чәчәк һәм канцелярия товарларыннан тыш башка бүләкләр бирүне тыярга теләүләрен хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/10/176773/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X