Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сүнәр-сүрелерлек түгел

Әй бу уйлар, әй бу уйлар – юктыр очы-кырые... Шушы юлларны язып куйдым да, туктап калдым. Кешене хыяллар яшәтә, диләр. Хыял белән бергә уй да яшәтә торгандыр адәм баласын.

Элеккесен уйлап – нә­ти­җә ясап, хәзергесенә сөенеп, киләчәгенә өмет­ләнеп, якты уйлар бе­лән янып яши бит Кеше дигән зат. Әмма боларның бөтенесе белән язмыш җитәкчелек итә. Һәм тәкъдир. Юкка гына тәкъдиргә язылганны үтеп бетми – гүргә юл юк, димиләрдер. Үзгәртеп, төзәтеп тә булмый­дыр кебек аны. Һәрхәлдә, алда сөйләнәчәк хәлләр әнә шуны исбатлый.


   Мин аның белән очрак­лы рәвештә таныштым. Үз яшенә караганда күпкә яшь күренгән, сөрмәле күзләреннән ниндидер бер сихри җылылык бөркелгән бу чибәр ханым үзенә җәлеп итмәслек түгел иде шул. Сөйләшә башлагач та аның гадәти генә кеше түгеллеген аңладым. Аянычлы, ай-һай аянычлы язмыш иясе иде ул. Безнең очрашуга байтак кына вакыт узса да, ул сөйләгән гыйбрәтле хәлләр күңел түрендә авыр бер йөк булып, басып тора. Мондый язмыш берәүгә дә язмасын, бер гаиләгә дә кагылмасын дип телисе килә.
Әни кеше язмышы
(Яратуның ни икәнен белдеңме
дип сорагыз...)
   Аның әнисе бик тырыш гаиләдән була. Күпбалалы гаиләдә иң беренче бала булган кызны үсеп буйга җитүгә, “Бер кашык булса да азрак булыр”, – дип яшьләй кияүгә бирәләр. Билгеле инде, димләп. Кыз яшәргә дип килә килүен, әмма... Яшь чак, җүләр чак, дигәндәй, күңеле саф мәхәббәт белән әсәрләнгән кыз тормыш иптәшен никадәр тырышса да, якын итә алмый. Егет аңа тырнак очы белән дә кагылмый, алларына тезләнеп “Гомергә бәхетле итәрмен”, – дип ялваруларыннан да йөз чөерә кыз. Улын кабул итә алмаган кыз-киленнең газаплануларын күргән каенанасы аны өенә хәтле үзе озата. Кырыс кеше буларак даны чыккан атасы кире кайткан баласына караңгы чырай күрсәтми – кыз кабат туган өендә яши башлый.

Әмма озак та үтми, күрше авылдан яучы килә. Бик авыр хәлле гаиләдә үскән егет кызның кулын сората. Монысы күңеленә хуш килә күрәсең – кыз ризалыгын бирә. Эх, алда ниләр күрәсен шул чакта белгән булсамы? Өенә кертү түгел, капкасына якын китермәс иде дә бит. Әллә беренче иренең тезләнеп ялварулары, күз яшьләре каргыш булып төште микән?
Гаиләдә беренче булып кыз бала дөньяга килә. Әмма ир гаиләсендә киленгә караш начарланганнан начарлана. Йортта яңа туган бала бар дип тормыйлар, яңа баладан котылган яшь хатынга өйнең мичен сүттерәләр. Декабрь аенда бит бу! Терәге – ире бу вакытта читкә китеп эшләп йөри. Шуннан файдаланалармы – киленне баласын алып калып, урамга куып чыгаралар. Ире кайткач аны кабат өйгә кайтарта. Болай яшәп булмасын аңлап, өй салу турында уйлана башлыйлар. Бергәләп көтү көтеп өйгә акча җыялар. Ул арада хатын кабат авырга уза. Әти кеше балага каршы була. Шуңа да иң авыр эшләрне эшләтә хатынга. Туасы җан бернигә карамый, дөньяга килә. Яңа өйгә чыгалар. Эшләнеп бетмәгән булса да, үз куышлары. Ирнең генә үз-үзен тотышында яңадан-яңа яклары ачыла. Тавыш-гауга, бер сәбәпсез хатынны кыйнаулар... Өйгә кирәкле материаллар артыннан чыгып китеп, кайтмый калулар ешая. Ул арада гаиләдә тагын бер кыз туа. Ир гаиләдән читләшкәннән читләшә. Һәм, ниһаять, булган хайваннарны сатып, акчасын алып бөтенләй юкка чыга. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән, дүртенчесенә авырлы хатын шыр буш өйдә    уты­рып кала. Баланы төшертү турында ул вакытта сүз дә була алмый. Вакыты җиткәч ир бала таба ул. Бер-бер артлы бала табып алҗыган, җитмәсә ир гаебе белән авыр тормыш шартларында яшәгән хатынның сабыен имезергә сөте генә булмый. Шунда бер “акыллы башы” баланы хастаханәдә калдырырга киңәш бирә.

“Сөтең юк, балаң ачтан үлсә – сине төрмәгә җибәрәләр. Калган балаларыңны балалар йорты көтә”, – дигән сүзләр болай да яралы ана йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадала. Куллар куеп баланы калдырып чыга ул.

Ул арада язмыш кабат тез астына китереп суга. Әниләре эштә вакытта ашыйсы килеп, улы йомырка эзләргә печәнлеккә менә. Кулында шырпы – янәсе ут яндырып эзли. Сүнеп бетмәгән шырпы коры печәнгә төшә – гөлт итеп яна да башлый. Куркынган бала кечкенә сеңлесенә су алып бирергә куша. Ә тегесе аны-моны абайламый су дип, керосин алып бирә. Балалар ничек пешми кала, бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Ут лапастан өйгә күчә, нәтиҗәдә, янып беткән өй бүрәнәләрен төртеп кенә төшерәләр. Колхоз күпбалалы гаиләгә  яшәп торырга иске өй белән булыша. Көн артыннан көн уза, әниләренең тырышлыгы бушка узмый.

Гаилә яңарак өйгә күчә. Тормышлар рәтләнеп китә. Балалар матур гына үсеп килә. Әни кешенең җаны гына тынгылык тапмый, калдырып чыккан бала уйларыннан чыкмый йөдәтә. Инде хәзер алып кайт­сам да булыр дип, ана баласын эзләтергә бирә. Җавап җанын өшетә – “Балаң үлде”, – дигән хәбәр килә. Ана кеше кайчанга кадәр азапланган булыр иде, билгесез, көннәрдән бер көнне төш күрә. Агымсу имеш, шуның буйлап баласы агып килә. Ана сабыена кулларын суза да аны судан эләктереп алып чыга. Күрше карчыгы моны “Балаңны табарсың”, – дип юрый. Ана күңелендә өмет чаткылары уяна. Тик... Инде тормыш көйләнеп кенә бетте, баламны эзләп алып кайтам дигәндә, гаиләнең күген кабат кара болытлар чорнап ала. Әти кеше кайтып төшә...
 Әтисенең “әти” икәнлеген бары тик иң олы кыз гына белә. Башкалары хәтерләми, урамда күргәннәре була булуын, әмма чит кеше буларак кына. Шуңа да карамастан, куанычлары эчләренә сыймый. Башка балалар кебек алар да хәзер “әтиле” балалар бит. “Әти” булган кешенең “лыгыр” исерек хәлдә булуын, өйгә кертмәскә тырышкан әниләренә “бер шырпы җитә – күргәнеңне кабат күрерсең”, – дип куркытуын аңлап бетерми әле шул алар. Читтә бер хатынга йортка кереп яшәвен дә, шул хатынның балигъ булмаган баласын көчләргә ябышып, ул йорттан куылуын да  белмиләр шул... Ул мескенне дә куркыткан булгандыр инде, югыйсә, болай гына котыла алмас иде.
“Әти” кайту сөенече көенечкә әйләнә – хатын өчен дә, балалар өчен дә авыр көннәр җитә. Ашарга юк, кияргә юк – бар акчаны әтиләре аракыга әйләндереп бара.

“Хатын өендә тормыйм”, – дип өйне саттыра. Кабат иске өйгә күченәләр... Олы кызлары үсеп җитеп, өйдән чыгып китә. Эшли башлый, үз гаиләсен булдыра. Кызы беренче баласын тапкан вакытта әнисе бишенче баласын дөньяга китерә.


Фото pixabay сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев