Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда югалган бала табылган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге эзләү-коткару төркеменең Яр Чаллы филиалы коткаручылары Калмия авылыннан 10 чакрым ераклыкта югалган малайны тапкан. Ул Күзкәй авылына керү юлында югалган булган. «Татар-информ» билгеләп үткәнчә, эзләүдә шулай ук полиция, Россия тикшерү комитеты, 72 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре һәм Калмия җирле үзидарә...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге эзләү-коткару төркеменең Яр Чаллы филиалы коткаручылары Калмия авылыннан 10 чакрым ераклыкта югалган малайны тапкан. Ул Күзкәй авылына керү юлында югалган булган. «Татар-информ» билгеләп үткәнчә, эзләүдә шулай ук полиция, Россия тикшерү комитеты, 72 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре һәм Калмия җирле үзидарә башлыгы катнашкан. Югалган малай турында мәгълүмат Яр Чаллы һәм Тукай районының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына килеп ирешә. Чаллыдан 13 яшьлек малай, Калмия авылында кунакта булганда, өйдән сәгать бердә чыгып китә һәм өч сәгать буе өйгә кайтмый. Чаллы коткаручылары бер сәгатьтән ким вакыт аралыгында аны табалар һәм туганнарына тапшыралар. 13 яшьлек бала зыян күрмәгән.

http://matbugat.ru/

Чыганак: www.saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев