Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен оператив карарлар кирәк – Татарстан Президенты

Рөстәм Миңнеханов, КФУ белән берлектә, милли педагогика институтын булдыру мәсьәләсен төгәлләү зарурлыгын әйтте.

Мәгариф һәм фән министрлыгына тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен оператив карарлар кабул итү кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.

“Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укыту аерым киеренкелек нокталары тудырды. Безнең карашлар, күзаллаулар федераль хакимият органнары, экспертлар тарафыннан ишетелүе сөендерә. Гамәлдәге закон Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә кирәкле шартлар тудыра”, - диде Татарстан Президенты. Ул Россия Президенты Владимир Путинның белем бирү форумында туган телләрне саклап калуга яңа программа кертүгә өндәве ышаныч бирүен белдере.

Моның белән беррәттән, аның сүзләренчә, телләр мәсьәләсе турында фикер алышу безнең барыбыз өчен дә, Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен дә җитди бурычлар куя. “Татар телен укыту алымнары һәм технологияләрен камилләштерү мәсьәләсе озак вакыт хәл ителмәве – безнең җитди кимчелек. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, федераль министрлык белән хезмәттәшлектә, вазгыятьне үзгәртүгә йөз тоткан оператив карарлар кабул итү кирәк. Укыту программалары һәм планнары туган телне мәҗбүри өйрәнүне исәпкә алырга тиеш. Моннан тыш, Мәгариф һәм фән министрлыгына милли мәгарифнең бөтен инфраструктурасы үсешенә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләп бетерү кирәк. КФУ белән милли педагогика институтын булдыру мәсьәләсен төгәлләү зарур”, - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/24/172124/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев