Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә, Әгерҗе, Сарман, Яшел Үзән районнарында депутатларны өстәмә сайлау уза

Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

Бүген Татарстанда җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлау көне билгеләнгән. Өстәмә сайлау Әтнә, Әгерҗе, Сарман һәм Яшел Үзән районнарында бара. Республикада бүген үзара салым буенча референдумнар үткәрелә. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 Сайлау пунктлары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк. 

 Үзара салым буенча референдумнар 43 муниципаль районның 844 җирлегендә үтәчәк. 

"Барлык участоклар да технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шул исәптән, машина укый торган кодлы беркетмәләр ясау өчен кулланыла торган технологияләр белән дә", - дип җиткерә матбугат хезмәте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләрен. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175339/

Фотода- Әтнә сайлаучылары, Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев