Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа төр полис бирелә башлады

Сәламәтлек саклау үзәкләренә бару өчен, бердәм полислар алдык, бу полислар хәзер районыбызның һәр кешесендә бар.

5 майдан Әтнәдә  яңа төр  полис бирелә башлады. Моның үзгәлеге нидә икәнен беләсегез киләдер.

   Бу  полис кәгазь  полиска караганда   үзең белән йөртү өчен уңайлы, һәм бу полиста кешенең полис номеры,  ИНН номеры, СНИЛС номеры да бар. Тагын бер файдалы ягы, бу полис ияләре  1 ел дәвамында республика клиникаларында эшләүче терапевт, педиатрлар белән элемтәгә керә ала. Моның өчен "Мин шул номерлы карта иясе, татарча сөйләшә белгән терапевт, я педиатр белән сөйләшергә телим", дип әйтергә генә  кирәк. Хәер,  картада табибларның номерлары күрсәтелгән.

Полис түләүле. Моны алу  мәҗбүри түгел. Районыбызда яшәүче 15 кеше бу полисны кәгазь полис, зур уңайсыз, дип алган  инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев