Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ух ты, мондый хәлнең булганы юк иде әле"

Безнекеләр гаҗәпләндерә белә. Алар Су анасына да чәчәк бүләк итәләр.

17 ел буе Кырлай музеенда экскурсовод булып эшләүченең дә Су анасы һәйкәленә чәчәк сузучыны күргәне булмаган. Ә Арының Фидаил Кадимов менә шул Су анасы яныннан тыныч кына үтеп китә алмаган. 

- Су анасы әкияттәге кебек куркыныч түгел икән  ул, матур гына утыра ничектер, гүя, чибәр кыз кебек, чәчәк бирәсем килеп китте шул, - ди.

Матур үрнәк күрсәтә белә арылар. Кичә, 15 август көнне,  Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимованың оештыруы, бу гаиләнең тырыышлыгы белән, 17 арылы Тукай - Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Алар арасында балаларның күп булуы, аларның кызыксынып шагыйрь иҗатын өйрәнүләре, шагыйрь яшәгән мохиттә булып,  кечкенә Апушка кагылышы булган әйберләрне үз күзләре белән күрүләре, музейдан чыккач "Туган тел"не җырлаулары сөендерә. 

- Музейдан  чыккач та, елгада,  көймәләрдә йөзгәндә дә,  балалар музейда сөйләгәннәрдән арына алмадылар. Кайта-кайта кызыксындылар. Өлкәннәр аларга белгәннәрен сөйләделәр.  Күптәннән барасы килеп йөри иде Кырлайга, үзебез генә дә барып кайтмакчы идек, авылдашларны калдырып китә алмадык, автобус шоферы Фәрит Бәйрәмов белән сөйләштек, ул алып барып кайтырга риза булды. Кырлай бик үзгәргән, матурланган, искиткеч матур анда. Музей белән таныштык, бар да түләүле билгеле, кафега кереп ашадык. Көймәләрдә йөздек, кайтканда юлда  Шиһабетдин Мәрҗани чишмәсеннән су эчтек. Ничәдер сәгать эчендә  генә  андагы матурлыкны куреп, бәяләп бетереп тә булмый, - дип сөйли Раилә Кадимова. 

 Әйе, алар күргәннәрен бәяләп бетерә алмыйлар, ә мин бу гаиләнең  шул дәрәҗәдә олы йөрәкле булуларына сөенәм. Эш кенә түгел бу, тамга өчен генә дә түгел,  монда күңел җылысы бар. Ихлас алар, шуңа сөенәм.  Сөбханалла.

Ф. Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев