Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утыз җидесе китте, ә калганнары...

Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә чәршәмбе көнне чыгарылыш булды.

    Районыбызның данын еракларга таныткан бу уку йортының укучылары, аның укытучылары каршында баш иясе килә. Менә кайда ул үз эшенең осталары. Гади генә балалардан сәнгать мәктәбе йолдызлар калкыта. "Ал чәчәк", "Конфетки" бию төркемнәрен хәзер танымаганнар сирәк. Ә җырчыларыбыз, рәсем осталары, театр сөюче балалар... һәм яуланмаган үрләр күпме, болар барысы да алда әле. 

Ә бүген бу коллективта аз гына ямансу. 

- Чәршәмбе көнне үзебездә белем алган, уңышларга ирешеп үзләрен күрсәткән, таныткан 37 чыгарылыш укучысына дипломнар тапшырдык. Һәм шуның белән быелгы уку елын тәмамладык,- ди Әтнә балалар сәнгать мәктәбе директоры Риваль Хисмәтуллин.

     Диплом алган 37 укучының 4 се - музыкаль фольклор, 5се - фортепиано, 5се -  халык инструментлары (баян), 3се - театр сәнгате, 8е - рәсем сәнгате,12 се хореография сәнгате буенча белем алган. 

Уку йортында барысы 281 укучы белем ала. 2017-2018 нче уку елында 40 укучы укырга кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев