Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган атнаныкы белән бертигез

Район юлларында “Тоннель” операциясе узу турында хәбәр иткән идек.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике сәгать дәвамында барган операция барышында барлыгы 21 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Шулар арасыннан 6 очрак – иминият полисы булмау, 1- техник яктан төзексез транспорт чарасында йөрү, 3- куркынычсызлык каешын такмый йөрү, 1- документын өйдә онытып калдыру, 10 – утын кабызмыйча йөрү белән бәйле. Бүлекчә җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов штрафларны вакытында түләү кирәклегенә басым ясый. Шулай ук электрон рассылкага язылу мөмкинлеге турында да искәртә. Бүлекчәгә килеп гариза язган очракта, штрафларыгыз турында мәгълүмат электрон почтагызга килеп торачак. Бу исә штрафларны вакытында белеп, аның ярты суммасын гына түләү өчен бер дигән мөмкинлек.

Ә узган атна барышында район юлларында кагыйдә бозучылар саны аннан алдагы атнаныкы белән бер үк- артмаган да, кимемәгән дә , барлыгы – 90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев