Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ял итәргә Бәрәскәгә бармагаек

Бәрәскәнең мәктәп янындагы күлендә эш барганлыгын, аны тирәнәйтү өчен хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләренең янып-көеп йөрүләрен язган идем.

     Хәзер карагыз бу күлгә, "Сөбханалла" дип әйтергә онытмагыз, өлкәннәр "Су тота ул, сокланып карамагыз", диләр иде. Ә моңа сокланмый да мөмкин түгел. Түбән Бәрәскәнең мәктәп янәшәсендә урнашкан бу күленә шушы көннәрдә балыклар җибәрделәр. Бик тиздән алар үрчем бирер, дип ышаныйк.

Балык кына да түгел әле, үзара салым акчасына бу күлнең яр буйлары ял итү урынына әйләнәчәк. Балалар өчен уен мәйданчыклары булачак биредә. Олылар өчен дә...  - барын әйтеп тә бетерәсе килми, барып чыкса, (Бәрәскәдә эшләнми калган эш юк әлегә) ял итәргә шушы күл буена бармагаек әле. 
     Күл генә дә түгел, мәктәпнең икенче ягында ял паркы да булачак. Анысына проект төзү өчен белгечләр эзлиләр бүгенге көндә. "Ике-өч елдан чын  ял итү урынына әйләнә икән бу", дигән идем.

- Ике- өч елны көтмибез, бер елга сыешырга исәп, - дип гаҗәпкә калдырдылар.

Бирсен Ходай. Күрергә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев