Әтнә сөте артканнан–арта

11.12.2017 09:29 | Көн темасы Печать

Әтнә сөте артканнан–арта

Сөт җитештерү буенча Татарстанда Әтнә районы ел дәвамында алдынгы позиция били.

Шунысы куандыра, ул артканнан–арта. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт буенча 11 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларында республика буенча тәүлеклек тулай – 3131,1 тонна, Әтнәдә 175 тонна сөт җитештерелүе турында хәбәр ителә. Димәк, Әтнә өлеше 5 проценттан артык.

Саннарга килсәк, районда узган елдан 22 тоннага күбрәк тәүлеклек тулай сөт җитештерде. Бу былтыргыга карата 114 %. Бер сыердан тәүлегенә уртача 24,6 килограмм сөт савылды.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий