Коррупциягә юк дибез

20.03.2014 13:18 | Ришвәтчелеккә каршы бергәләп Печать

 

Районда коррупциягә каршы көрәш ысулларын һәркайда, ә аеруча уку йортларында очратырга була. Әйтик, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары Резеда Гарипова бу өлкәдәге эшчәнлекләре белән таныштырды.

  • Төрле төбәктән килеп укучылар бар. Алар коррупция турында яхшы белергә тиешләр, – дип саный.

Бу уңайдан биредә коррупциягә каршы чаралар махсус график нигезендә үткәрелә. Әле күптән түгел, техникум төркемнәрендә коррупциягә каршы видеопрезентацияләр конкурсы үткәрелгән. Ә аңарчы район прокуроры урынбасары Шамил Сабиров һәм хакимиятнең коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гөлнара Галәүтдинова студентлар белән очрашып, шул хакта сөйләштеләр.

Коррупциягә кагылышлы сорауларыгыз булса, 2-10-16 (администрация бинасында), 2-15-60 9покуратура бүлеге), 2-15-75 (полиция бүлекчәсе) ышаныч телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

 

 


Хәмит Бадиков


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: Бергәләп эшләү кирәк »

Добавить комментарий