Коррупциягә юк диик

18.01.2015 09:03 | Ришвәтчелеккә каршы бергәләп Печать

Коррупциягә юк диик

2012 елның 3 декабрьдә чыккан № 231-ФЗ Федераль Кануны белән 2008 елның 25 декабрендә чыккан № 273-ФЗ “Коррупциягә каршы” дип аталган Федераль канунына 13.3 маддәне өстәү рәвешендә үзгәрешләр кертте. Әлеге маддә 2013 елның 1 январеннан гамәлгә кертелде һәм ул оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрүне йөкли. Коррупцион хокук бозуларны профилактикалау максатыннан һәм югарыда аталган Канунның 13.3 маддәсе таләбе буенча оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрергә бурычлы. Аның юридик көче, оештыру-хокукый формаларына карамастан, коммерция оешмаларына да кагыла. Коррупцияне кисәтүче чаралларның берсе булып, коррупциягә каршы сәясәт кабул итү тора. 2008 елның 25 декабрендә чыккан № 273-ФЗ “Коррупциягә каршы тору” Федераль канунының (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) 13.3 маддәсендә күрсәтелгәнчә, оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрергә бурычлы. Оешмада коррупцияне кисәтү буенча түбәндәге чаралар кабул ителергә мөмкин: коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы бүлекләр яки кешеләрне билгеләү, оешманың хокук саклаучы органнар белән хезмәттәшлек итүе; оешманың намуслы эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән эш тәртибен һәм стандартларын гамәлгә кертү; этика кодексын һәм оешмада эшләүчеләр өчен хезмәттәге тәртип кагыйдәләрен кабул итү; ихтыяҗлар конфликтын көйләү һәм булдырмау; рәсми булмаган отчетлар төзү һәм ялган документлар куллануны булырмау. Оешманың коррупциягә каршы сәясәте оешманың эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларны тыю һәм профилактикалауга юнәлдерелгән, бер-берсе белән бәйләнгән конкрет чаралар, процедуралар, принциплар комплексы булып тора. Моннан тыш, оешаларга, үзләренең ихтыяҗлары, вазифалары, эш үзенчәлекләре, штатлар саны, оештыру структурасы, материаль ресурсларыннан чыгып, коррупциягә каршы тору өчен җаваплы структур бүлекчәләрне һәм җаваплы кешеләрне билгеләү йөкләнә. Коррупциягә каршы тору өчен җаваплы структур бүлекчәләр һәм җаваплы кешеләрнең бурычлары, вазифалары, вәкаләтләре төгәл билгеләнгән булырга тиеш. Конкрет оешманың коррупциягә каршы сәясәтенең эчтәлеге бу оешма эшчәнлегенең үзенчәлеге һәм ул эшләгән шартлардан чыгып төзелә. Оешманың коррупциягә каршы сәясәтендә түбәндәге сораулар чагылыш таба: коррупциягә каршы сәясәт урнаштыруның максатлары һәм бурычлары; сәясәттә кулланыла торган төшенчәләр һәм билгеләмәләр; оешманың коррупциягә каршы эшчәнлегенең төп принциплары; сәясәтне куллану даирәсе һәм аңа буйсынырга тиешле кешеләр; оешмада коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру өчен җаваплы хезмәткәрләрне бидгеләү; оешманың һәм хезмәткәрләрнең коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору белән бәйле булган вазифаларын билгеләү һәм аларга беркетеп кую; оешмада тормышка ашырыла торган коррупциягә каршы чаралар, стандартлар һәм процедуралар исемлеген булдыру һәм аларны үтәү(куллану) тәртибен булдыру; коррупциягә каршы сәясәт таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык; оешманың коррупциягә каршы сәясәтен яңадан карау һәм үзгәрешләр кертү тәртибе. Оешманың расланган коррупциягә каршы сәясәте электрон почта аша, текстны корпоратив сайтта урнаштып яки кул куйдыртып барлык эшләүчеләргә җиткерелә. Шулай да район оешмаларының җаваплы хезмәткәрләрен тикшерү барышында коорупциягә каршы федераль закон таләпләре үтәлмәгән, коррупцияне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар күрелмәгәнлеге, коррупциягә каршы сәясәт булдырылмаганы ачыкланды, прокурор тарафыннан тикшеру нэтижэсендэ курсэтмэлэр жибэрелде, жаваплы вазифаи затлар дисциплинар жаваплыкларга тартылды. Боларны кисэту очен Коррупциягә – юк – диик! Безнең тормышыбызның төрле даирәләренә коррупция кебек төшенчә гел тирәнрәк үтеп керә. Ул илнең икътисади сәясәтен һәм үсеш стратегиясен боза, дәүләт бюджетын һәм дәүләт милкен турыдан туры яки читләтеп урлауга китерә. Коррупционерлар мохите актив рәвештә криминаль дөнья белән элемтәләр булдыра, яңадан яңа өлкәләргә үтеп кереп, сәяси хакимиятне үз кулына алу белән яный. Ә шулай да, коррупция нәрсә ул, дигән сорауга кем җавап бирә ала? Коррупция нидән башлана? Оешма эшчәнлегенең төрле сфераларына коррупция һәм аның күренеше булган ришвәтчелек нинди йогынты ясыйлар? • Ришвәтчелек эшмәкәрлеккә комачаулый, ул коррумплашкан системада нәтиҗәле үсә алмый, ә бу илнең гомуми байлыгы кимүенә китерә; • Дәүләт милкен үзләштерү (казнаны талау) аркасында социаль хезмәт күрсәтүгә (мәктәпләр, хастаханәләр,юллар, канализация, полиция һ.б.) дәүләт бүлеп биргән акча тиешле дәрәҗәдә кулланылмый, социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәнәя; • Ришвәтчелек акчасы һәм элемтәләре булган кешеләргә кануннарны һәм дәүләт органнарының карарларын үз интересларында үзгәртә алу өчен шартлар тудыра; • Коррупция дәүләт тарафыннан хезмәт ияләренә түләнәсе һәм тәэмин ителү әйберләре: китаплар, медикаментлар, компьютерлар һ.б., алуга тотыласы акча күләмен киметүгә китерә; • Хөкүмәткә ышанычны юкка чыгара. Шулай итеп, сезгә төрле оешмалар аша коррупция белән очрашырга туры килмәгән булса да, коррупция сезгә дә кагыла. Бөтендөнья банкы бәяләмәсенә караганда, дөньяда ел саен бер триллион доллар исраф ителә. Коррупция илнең байлыгы кимүенә һәм тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюенә китерә. Тикшеренүләргә караганда, илләр коррупциягә каршы көрәш алып барганда, дәүләт керемнәре ерак перспективада 4 тапкырга арта. Коррупция кимегәндә эшмәкәрлек өч процентка тизрәк үсәргә, ә балалар үлеме 75 процентка кадәр кимергә мөмкин. Шуңа карамастан, коррупциягә караш төрле, һәм без сезгә коррупция темасына караган берничә статистик тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итәрбез. Цифрлар барысын да ачык күрсәтәләр. Тикшерелгән 163 ил арасында иң “чисталары” – хөкүмәт тарафыннан барлык мөмкин булган коррупция каналлары уңышлы юкка чыгарылган илләр - Финляндия, Исландия, Яңа Зеландия һәм Сингапур. Даими каршы тормасаң, киңәю һәм яңа шартларга яраклашу үзлегенә ия булуын исәпкә алып, коррупция масштабларын минималь срокларда киметергә мөмкинлек бирүче бердәм механизм төзергә һәм дәүләтнең даими эшләүче табигый функциясе буларак коррупциягә каршы сәясәтне кертү буенча төп эш юнәлешләрен булдырырга кирәк. Дәүләт башлыгы коррупциягә каршы төгәл, эзлекле сәясәт алып барганга күрә, җәмгыятьтә коррупционерларга каршы түзмәүчелек атмосферасы барлыкка килде, һәм, кем булуларына карамастан, коррупциягә каршы рәхимсез көрәш алып бару өчен шартлар тудырылды. Шулай итеп, коррупциягә һәм аны тудыручы сәбәпләргә каршы тулы һәм нәтиҗәле көрәш өчен хокукый, икътисади һәм сәяси шартлар барлыкка килә. Безнең һәрберебез нәрсә эшли ала? Без коррупцияне юкка чыгарга мәҗбүр итмәсәк, ул юкка чыкмаячак. Дөрес эшләгез: • ришвәт бирмәгез һәм алмагыз; • теләгән нәтиҗәләргә шәхси инсафлылыгыз аша ирешергә тырышыгыз; • коррупция очраклары турында башкларны хәбәрдар итегез; Шулай ук Сез: • гамәлдә булган системаны үзгәртә һәм коррупциягә каршы чыгыш ясаучы актив гражданнарны яклаучы законнар булдыра; • Сезгә билгеле булган коррупция очраклары турында җирле газеталарга яза; • коррупциягә каршы бөтен дөньяда үткәрелүче күп санлы кампанияләрдә, акцияләрдә катнаша; • бу күренешне өйрәнә; коррупциягә каршы чаралар һәм коррупциягә каршы көрәш методлары белән таныша аласыз


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий