Күәм авылында яшәүче Нәҗмиева Гөлшат ШАмил кызының 21 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

20.09.2017 09:27 | Котлыйбыз! Печать

Күәм авылында яшәүче  Нәҗмиева Гөлшат ШАмил кызының 21 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Шушы матур бәйрәмеңдә без сиңа саулык-сәламәтлек, тынычлык, балалар, оныклар бәхете, шатлык-куанычлар, иман байлыгы телибез. Киләчәктә дә безнең ышанычлы терәгебез, төпле киңәшчебез булып, әтиебез белән тигезлектә, якыннарыбызның, туганнарыбызның җан җылысын тоеп, гел шулай шат елмайган йөзеңне күреп яшәргә язсын.
Без телибез сиңа теләкләрнең,
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Барыбызның күңел җылысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең 
Равил, кызларың Энҗе, Алия, Алинә, 
улларың Илнар, Рамил, киленең Лилия, 
оныгың Риназ һәм кодагыең. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий