Күңгәр авылында яшәүче Әхмәдшина Равия Әдһәм кызының 18 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

20.09.2017 09:27 | Котлыйбыз! Печать

Күңгәр авылында яшәүче  Әхмәдшина Равия Әдһәм кызының  18 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы, тән сихәте, сау­лык-сәламәтлек телибез. Һаман шундый көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, җан җылыбызны тоеп, әтиебез белән тигезлектә, озын гомер кичерергә язсын. 
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәҗметдин, улың Рамил, киленең Фирдинә, оныкларың Рәсим, Зәлия. 
Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий