Күәм авылында яшәуче сөекле әниебез СабирҖАнова Зөбәрҗәт Мансур кызының 27 сентябрьдә 60 яшь тулган көне!

28.09.2017 09:08 | Котлыйбыз! Печать

Күәм авылында яшәуче сөекле әниебез  СабирҖАнова Зөбәрҗәт Мансур  кызының 27 сентябрьдә 60 яшь тулган көне!
   Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең — юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әти белән бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу 
Нинди бәхет бит ул дөньяда. 
Шатлыкларың булса – уртак була, 
Кайгыларың булса – югала. 
Уйлама әле, картаям, дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. 
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең. 
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә. 
Иң матур теләкләр белән тормыш иптәшең Рәдиф, балаларың Ранис, Гөлсия, Гөлнар, Рифат, 
Гөлнара, киленнәрең Регина, Гөлназ, 
кияүләрең Айрат, Ленар, оныкларың Нурали,
Әнвәр, Алисә, Сафия, Рәсим, Әскәр.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий