Югары Сәрдә авылында яшәүче кадерле әниебез Хәйруллина Фәридә Габделхәй кызының 27 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее!

28.09.2017 09:10 | Котлыйбыз! Печать

Югары Сәрдә авылында яшәүче кадерле әниебез Хәйруллина Фәридә Габделхәй кызының 27 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее!
 
Без сине ихлас күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артынан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә. 
Иң изге теләкләр белән әтиебез Ильяз, балаларың Нияз-Лилия, Гөлназ-Альберт, оныкларың Азалия, Гөлгенә, Назлыгөл, кода-кодагыйларың.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий