Иске Өҗем авылында яшәүче әниебез, әбиебез Мәгъсүмова Нурсия Габдрахман кызының 70 яшьлек юбилее.

06.10.2017 15:54 | Котлыйбыз! Печать

Иске Өҗем авылында яшәүче әниебез, әбиебез Мәгъсүмова Нурсия Габдрахман кызының 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Синең туган көнең барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Әние­без, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, көндәлек тормышта әйтеп җиткерә алмаган назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне, олы рәхмәтебезне, иң изге теләкләребезне бүләк итәбез. Әни, синең уңганлыгың, тырышлыгың безгә һәрьяклап үрнәк. Синең акыллы киңәшләрең безгә тормышта дөрес юлдан атларга ярдәм итә. Кечкенә дә төш кенә дип,нәкъ менә синең кебек олы йөрәкле, батыр кешеләргә әйтәләрдер ул. Синең тормышны яратып, матур итеп яшәвең безне авырлыклар алдында сынмаска өйрәтә. Алга таба да бергә, әти белән тигезлектә, без, балаларыңның, оныкларыңның янәшәсендә, сәламәт булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хөсрәт күрми, бәхет белән,
Үтсен синең килер көннәрең.
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий