Югары Бәрәскә авылында яшәүче, Әхмәдуллин СәИД Нәҗип улының 3 декабрьдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.

01.12.2017 08:31 | Котлыйбыз! Печать

Югары Бәрәскә авылында яшәүче,   Әхмәдуллин СәИД Нәҗип улының  3 декабрьдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.
 
Кадерле туганыбыз! Без Сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. 
50 яшең килеп ишек каккач, 
Мендем димә яшьнең түренә, 
Күңелеңдә калсын яз чуагы, 
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек 
Туганнарың барын онытма.
Иң изге теләкләр белән абыең Нәкыйп-Рәмзия, Гөлчәчәк.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий