Күңгәр авылында яшәүче Шиһапов Нәҗметдин Зиязетдин улының 11 декабрьдә 70 яшьлек юбилее. Шулай ук әниебез белән тормыш корып яши башлауларына 46 ел була.

06.12.2017 16:48 | Котлыйбыз! Печать

Күңгәр авылында яшәүче Шиһапов Нәҗметдин Зиязетдин улының 11 декабрьдә 70 яшьлек юбилее. Шулай ук әниебез белән тормыш корып яши башлауларына 46 ел була.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак ярдәмчел, төпле киңәшче, олы йөрәкле, гаиләдә горурланырлык әти, тугры ир һәм кадерле бабай да. Без сине чын күңелдән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге, әниебез белән тигезлектә яшәп, киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын!
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер итсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әнисә, улың-киленең, кызың-киявең, оныкларың
һәм кода-кодагыйлары.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий