Комыргуҗа авылында яшәүче Вәлиуллина Гөлнара Мәхмүт кызының 6 декабрьдә 50 яшьлек күркәм юбилее.

06.12.2017 16:49 | Котлыйбыз! Печать

Комыргуҗа авылында яшәүче Вәлиуллина Гөлнара Мәхмүт кызының 6 декабрьдә 50 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, чиксез бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, оныклар бәхетенә күмелеп, тигезлектә гомер кичерүеңне телибез. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь – ул аз әле!
Алда әле күпме шатлык
Күпме бәхет, наз әле!
Гомернең бу мизгеле –
Туктап бер җырлап алу,
Киләчәккә юл салу.
Иң изге теләкләр белән Төхвәтуллиннар һәм Ахмадуллиннар гаиләләре.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий